Городская детская библиотека - филиал № 38

«Дуслык» Фоат Садриевка 85 яшь

Әңгәмә барышында балалар татар язучысының тормышы һәм иҗаты, аның "Аппакай" хикәяләр җыентыгы белән таныштылар. "Тургай нәрсә турында җырлый?", "Аппакай", "Зирәк әби" кебек кыска гыйбрәтле хикәяләрне укып, анда күтәрелгән дуслык, Ватанга мәхәббәт, экологик проблемалар турында фикер алыштылар. Балалар уен өлешендә уңай сыйфатлар язылган таҗ яфракларыннан "Дуслык чәчәге" җыйдылар һәм «Дуслык» сүзенең һәр хәрефенә туры килгән матур сыйфатларны билгеләделәр.