"Туган як серләрен ачу" ринг эрудит
Укучылар өч командага бүленеп интеллектуаль көрәштә үзләренең белемнәрен тикшерделәр һәм Татарстан турында бик күп яңалыклар белделәр. Уен берничә турдан торды, аларның һәрберсе катнашучыларның туган якны өйрәнүнең төрле аспектлары буенча белемнәрен тикшерде: "Дәүләт символикасы"-ТР районнары герблары, "Татарстан безнең уртак йортыбыз"- Татарстанда яшәүче халыклар турындагы сораулар. "Татарстанның танылган исемнәре" -республиканың күренекле шәхесләре турында викторина. "Истәлекле урыннар" -шәһәребезнең үзәк урамнары һәм кызыклы арт-объектлар. "Түбәтәй" музыкаль уенында туган якны өйрәнүгә багышланган сорауларга җаваплар таптылар.
Соңгы бирем «Кара тартма» дагы яшерен предмет Хны таптылар.
Биремнәрне үтәгәндә балалар китап күргәзмәсеннән файдаландылар.