Әдәби уен "Агния Бартоның шигъри дөньясы"
«Агния Бартоның шигъри дөньясы»
Китапханәче 61нче балалар бакчасы нәниләре белән әдәби уен үткәрде. Балалар әңгәмә барышында шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты турында кызыклы фактлар белделәр. Балаларга таныш булган шигырьләр буенча инсценировкалар булды. Күңелле очрашуны хәрәкәтчән уеннар, китаплар һәм журналлар карау белән төгәлләделәр.