Городская детская библиотека - филиал № 38

Әңгәмә фикер алышу "Геройны үрнәк итеп ал"

«Геройны үрнәк итеп ал»
21 нче урта мәктәп укучылары геройларга багышланган әңгәмә-фикер алышуда катнаштылар. Геройларның кемнәр икәнлеге, нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге, безнең заманда да геройларның бармы-юкмы икәнлеге һәм алар нинди һөнәр ияләре икәнлеге турында фикер алыштылар. Балалар МХО зонасында булган туганнары турында искә алдылар. Соңыннан безнең сугышчыларга җылы теләкләр язып  күмәк открытка ясадылар.