"Тукайга кунакка" әдәби уены
«Тукайга кунакка»
Бөек шагыйрьнең 140 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан 69 нчы номерлы мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән аның танылган шигырьләре буенча балалар өчен әдәби уен уздырылды. Күңелле сәяхәт матур презентация ярдәмендә уен формасында узды. Шүрәле табышмакларын чишеп, балалар сорауларга җавапны китап күргәзмәсендә таптылар.
«Беләсеңме син» уенда "Гали белән кәҗә"шигыренең өйрәнделәр. Китапханәбездәге стена уены балаларга бөек Тукайның барлык геройларын табарга һәм танырга ярдәм итте. «Су анасы» әкияте буенча эчтәлекне дөрес итеп мульткадрлар җыйдылар. «Түбәтәй» музыкаль уенын уйнап кызыклы биремнәрне үтәделәр.