Интеллектуаль уен "Сүзне таны"
7 нче урта мәктәпнең 4 сыйныф укучылары белән Халыкара туган тел көненә багышланган интеллектуаль уен узды. Чарага электрон презентация ярдәмендә викторина сораулары әзерләнгән иде. Иң элек укучылар телләрнең барлыкка килү турындагы мәшһүр гыйбрәтле хикәяне ишеттеләр.
Бөек рус язучысы И.Крыловның "Аккош, Чуртан, кысла" мәсәле турында фикер алыштылар, "Тәрҗемә ит" уенын уйнадылар, "Мәкальне дәвам ит" биремендә балалар рәсемнәрдә нинди мәкальләрнең яшерелгәнен таптылар. «Туган тел бизәкләре» китап күргәзмәсе белән таныштылар.