"Космос сәяхәтчеләре" танып белү сәяхәте
21 нче урта мәктәпнең беренче сыйныф укучылары өчен космоска багышланган тематик чара танып белү сәяхәте узды. Электрон презентация ярдәмендә күп кенә кызыклы фактлар белән таныштылар. «Космик сәяхәттә нәрсә кирәк булачак» уенын уйнап, фикер алышу ярдәмендә күп мәгълүматлар белделәр. Иҗади биремдә инопланетяннардан килгән шифрлы хатны укыдылар.