"Халык йолалары байлыгы" танып белү сәгате
Россия халыклары бердәмлеге елын үткәрү уңаеннан "Библиопродленка" проекты кысаларында китапханәнең яшь укучылары белән «Халык йолалары байлыгы» дигән танып белү сәгате узды. Чара башында балаларга «Россия халыклары» турында видео ролик күрсәтелде, аннары Идел буе халыкларына багышланган энциклопедияләр белән таныштылар. Карточкалар ярдәмендә халыкларның мәшһүр мәкальләрен һәм әйтемнәрен җыйдык, халык милли киемнәре белән таныштык. Уен ярдәмендә халык бәйрәмнәрен искә төшерделәр, «Түбәтәй» музыкаль уенын уйнап, кызыклы биремнәрне үтәделәр.