Городская детская библиотека - филиал № 38

Әдәби сәгать "И туган тел, и матур тел"

27 нче мәктәпнең 3 А сыйныфы укучылары белән Халыкара туган тел көненә багышланган әдәби сәгать  үткәрелде. Балаларга бу көннең  барлыкка килү тарихы турында әңгәмә үткәрелде. Укучылар танылган язучылар турында кызыклы фактлар белән таныштылар, полиглотларның кемнәр икәнен белделәр. Нинди китаплар ярдәмендә кызыклы әңгәмәдәш булырга һәм сөйләмне тагын да грамоталырак итә алу мөмкинлекләре турында белделәр. Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеге, Идел буе халыкларының төрле телләрендәге китаплары белән таныштылар. Уен өлешендә биремнәрне үтәделәр.
Балаларга кызыклы иҗади биремнәр "Тукай дөньясына сәяхәт"китабы буенча тәкъдим ителде. Китаплар белән танышып, шагыйрьнең искиткеч шигырьләре буенча мультфильмнар карадык.
Габдулла Тукайның әсәрләре  туган телебезгә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләүдә зур урын алып тора.