"Туган якны өйрәнүчеләр" уен-викторина
Китапханәбезнең өлкән яшьтәге укучылары өчен "Беседка" очрашулар клубы кысаларында Татарстан буенча эрудит тур узды.
Туган якны өйрәнү уен-викторинасы сорауларына җаваплар табып үз белемнәребезне тикшердек һәм яңа мәгълүматлар белән тулыландырдык. Әңгәмәдә катнашучыларга шәһәребезнең бай тарихы, А.Пахмутованың "Смелость города берет" дигән легендар җыры турында искә төшердек.
Искиткеч кешеләр шәһәребезне төзегән һәм үстергән, аларга күп китаплар багышланган. Без укучыларыбызны беренче төзүче Кәрим Вәлиуллинның «Түбән Кама төзелеше көндәлеге» дигән китабы белән таныштырдык. Истәлекләр, фотосурәтләр карадык.
Викторина барышында шәһәребездәге яңа арт-сәнгать бизәлеше — мураллар белән таныштырдык.
Викторина шәһәребез тарихы, танылган шәхесләр, төбәгебез табигате турындагы бүлекләрдән торды.