"Саулык - зур байлык."
Өлкән яшьтәге китап укучыларыбыз өчен оештырылган"Беседка" аралашу клубының беренче очрашуы узды. Тәүге очрашу ике бүлектән торды. Беренче бүлектә сәламәтлек үзәгеннән килгән баш табиб Вазиков И.Х. белән сәламәтлеккә кагылышлы файдалы әңгәмә узды.
Икенче өлештә тема буенча әзерләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Күргәзмәгә китапханә фондында булган медицина турында китаплар, энциклопедияләр, файдалы үләннәр турында китаплар куелды. "1000 советов", "Будь здоров" кебек вакытлы матбугат журналлары белән таныштырдык. Бу чарадан укучыларыбыз күп файдалы мәгълүмат ала алды.