"Тукай әкиятләре экранда" Г.Тукайның тууына 140 ел
Г.Тукайның тууына 140 ел булу уңаеннан Республика акциясе кысаларында"Тукайны бергәләп укыйбыз" чарасы узды. Чарада 21нче мәктәпнең 1 сыйныф укучылары катнашты. Балалар татармультфильм студиясе чыгарган Тукай әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнарны экраннан карадылар. Кыскача гына шагыйрь иҗаты белән таныштылар, китапларын карадылар.
Соңыннан үзләре әзерләп килгән шигырьләрне яттан сөйләделәр.