Городская детская библиотека - филиал № 38

"Бер чор - ике шәхес"

2026 елда ике зур шәхескә 140 ел тулу уңаеннан китапханәдә "Бер чор - ике шәхес" дип аталган әдәби сәгать узды. Г.Тукай белән Ф.Әмирхан тормышта фикердәшләр һәм якын дуслар да булган. Дуслыкларын дәлилләүче булып берничә фоторәсем тора. Әңгәмә барышында укучылар шул фоторәсемнәрнең тарихы һәм ике шәхеснең дә авыр тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.

Чараның икенче өлешендә Г.Тукай иҗатына күбрәк тукталып, әдипнең китапларына күзәтү ясалды, "Ай һәм кояш" шигырен кычкыртып укыдык, буталган шигырь юлларын "Дөрес җый" биремендә үтәделәр.

"Шүрәле" картинасында рәссам җибәргән хаталарны таптылар.

Китапханә стенасындагы рәсемнәрдән Г.Тукайның шигырь һәм әкиятләрен табып исемнәрен атадылар. Чара ахырында балалар ике шәхеснең дә китапларын кызыксынып карадылар.