Городская детская библиотека - филиал № 38

Геройлар - Россиянең даны һәм горурлыгы

9 декабрь - Россия геройлары көне. 7нче мәктәп укучылары белән "Россиянең даны һәм горурлыгы" дип аталган патриотик сәгать узды. Укучылар чараның барлыкка килү тарихы белән ташыштылар. "Нәрсә ул Ватан?", "Кемнәр алар хәзерге көн геройлары?" дигән сорауларга җавап бирделәр. Үзебезнең якташ геройларыбыз турында электрон презентация ярдәмендә күп мәгълүмат белделәр. Ни өчен безнең шәһәрдәге кайбер урамнар ул геройларның исеме белән аталганына төшенделәр.

Балаларга тыныч тормыштагы геройлар: врачлар, МСЧ хезмәткәрләре, космонавтлар һәм башкалар турында сөйләдек. Чара ахырында укучылар хәзерге вакытта МХОдагы солдатларыбызга изге теләкләр язып открытка ясадылар.