Городская детская библиотека - филиал № 38

Арт-час "Тылсымлы бизәк"

7нче мәктәпнең 8Б сыйныф укучылары Пушкин картасы проекты кысаларында «Тылсымлы бизәк» дип аталган орнаментлар дөньясына сәяхәт кылдылар.

Чара кызыклы мәгълүматләргә һәм практик биремнәргә бай иде. Укучылар иң элек «орнамент» сүзе каян барлыкка килгән, раппорт нәрсәне аңлатканын белделәр. Борынгы әби-бабаларыбызның укый-яза белгәнче аралашкан символларының мәгънәсен ачыкладык. Чөнки һәр орнаментның нигезендә традицион символлар ята: көндәлек тормышта уратып алган әйберләр — кояш, күк йөзе, чәчәк, ат һ. б. сурәтләнгән. Милли киемнәрне бизәү өчен дә халык бизәкләрен һәм орнаментларын кулланалар. Укучылар карточкалар ярдәмендә кайсы милләткә нинди орнамент туры килүен ачыкладылар. Орнамент-пазл ярдәмендә һәр бизәккә нинди мәгънә салынганын белделәр. Музыкаль тукталышта «Матрёшка табышмакларын» чиштеләр. «Кара ящиктагы» бирем барысын да уйланырга мәҗбүр итте. Җавап барысына да кызыклы иде. Иң соңыннан укучылар чараның истәлеге итеп, фоамираннан магнит-тюльпан ясадылар.