Мөҗәһит Әхмәтҗановка 75 яшь «Зирәк булу кирәк» Шигъри табышмаклар
15 декабрь балалар язучысы, шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗановка 75 яшь тулды. Шул уңайдан 8нче балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән «Зирәк булу кирәк» дип аталган шигъри табышмаклар чишү чарасы узды.
Балалар шагыйрьнең иҗаты белән таныштылар, уен уйнап төрле темага кагылышлы кызыклы табышмакларга җаваплар таптылар.
Шагыйрь иҗатына багышланган буягычларны буядылар.
«Очты, очты... » шигырен уен итеп уйнау ошады.
Бер хәрефтән торган сүзле шигырьләр белән танышып, хәрәкәтле уен ярдәмендә күрсәттеләр.
Балаларга аңлаешлы, җиңел тел белән язылган, кызыклы вакыйгаларны, күренешләрне үз эченә алган башка шигырьләрне дә балалар үз иттеләр.