Городская детская библиотека - филиал № 38

"Каюм Насыйри - бөек тәрбияче"

Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров – күренекле галим, язучы һәм татар халкының мәгърифәтчесе.

 2025 елда әдипнең тууына 200 ел булу уңаеннан Түбән Кама китапханәләр системасында Каюм Насыйри елы дип игълан ителде һәм китапханәбездә ел әйләнәсендә «Каюм Насыйри — бөек тәрбияче» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде.

Күргәзмәдә шәхесне төрле яктан ачкан хезмәтләр куелды, әдип турында кызыклы фактлар, бай мәгълүмат бирелде.

 Укучылар К. Насыйриның «Китаб-әт-тәрбия» китабында бирелгән «асыл сүзләр» белән таныша алдылар.
Каюм Насыйриның «Сайланма әсәрләр» китабында табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр, сынамышлар, әкиятләр бирелгән.
 Татар телендә балалар өчен беренче фэнтези булып саналган «Әбугалисина» кыйссасы да белән таныштылар.
 Рафаэль Мостафинның рус телендә басылган «Силуэты» китабында Насыйри турында кызыклы мәгълүматлар белән танышырга мөмкин.
Насыйри бик күп кырлы шәхес булган: сабын да кайнаткан, көзге дә ясаган, слесарь эше белән дә шөгыльләнгән, паралич суккач, үзен-үзе электр белән дәвалауны уйлап тапкан.
 Акыл хезмәте белән физик хезмәтне чиратлаштырырга кушкан.

Шулай ук күргәзмәдә Эльмира Шәрифуллинаның «Каюм коесы» дип аталган поэмасын да укырга мөмкин. Күргәзмә эшләү дәверендә биредәге китапларны балалар да, өлкәннәр дә кызыксынып карады, күп мәгълүмат алды.