Городская детская библиотека - филиал № 38

"Нәниләр татар телен өйрәнә"

Бүген китапханәбездә «Нәниләр татар телен өйрәнә» дип аталган белгеч көне узды. Очрашу балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр белән берлектә фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу формасында узды. Без үз чиратыбызда, нәниләр белән татар телен өйрәнү буенча үзебез кулланган алымнар турында сөйләдек, китапханәбезгә килгән балалар өчен яңа китаплар белән таныштырдык.
Балалар яратып өлгергән тауматроп ысулын тәрбиячеләр белән дә  эшләп карадык.
Тагын безнең ярдәмчеләребез булып төрле методик карточкалар, өстәл уеннары тора. Тәрбиячеләр белән бергәләп «Тот та укы» дип аталган өстәл уенын уйнадык.
Балалар бик яратып кабул иткән күләгә театрын да тәрбиячеләргә тәкъдим иттек һәм бергәләп Г. Тукайның «Кәҗә белән сарык әкиятен» уйлап карадык.
Соңыннан тәрбиячеләр көн дә балалар белән тыгыз бәйләнештә, турыдан-туры эшләүчеләр буларак, безгә үз киңәшләрен бирделәр.