Дж.Родари «Кояшлы Рим тылсымчысы» әкияти кунакханә
Бүген китапханәбезгә килгән балалар «Кояшлы Рим тылсымчысы» дип аталган итальян язучысы Джанни Родари иҗаты белән таныштылар.
Аның тормышы, ничек язучы булып китүе турында белделәр.
Чара барышында иң танылган кызыклы әсәрләре - атаклы Чипполино, Джельсомино турында сөйләштек.
Балалар таркау малай турындагы әкиятне рәхәтләнеп тыңладылар.
«Телефон аша әкиятләр» гә исемнәрен дөрес туры китерү уенын уйнадык. Әкиятләрдәге мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшердек, Джельсоминодан табышмак-алдауларны чиштек.
"Һөнәр исе" шигырен укыдык.
Шулай ук итальян язучысы Джанни Родариның рус балалар язучысы С.Маршак белән ничек бәйләнештә булуын да белдек.
Ахырда балалар үзләренең яраткан геройларын ясадылар һәм буядылар.