"Көзге букет" осталык сәгате
«Осталар шәһәрчеге» проекты кысаларында «Көзге букет» дип исемләнгән осталык сәгате узды. Шимбә ялына килүче балалар китаплар ярдәмендә көзге табигатькә сәяхәт кылдылар. Пушкин, Тукай, Тютчевның көзгә багышланган шигырьләрен укыдылар, табышмаклар чиштеләр. Ни өчен көз көне яфраклар коелганын китаптан укып белделәр. Гербарий җыюның тәртибе белән таныштылар. Соңыннан төрле агачлардан җыелган яфраклар ярдәмендә панно ясадылар.