Арт сәяхәт "Тылсымлы бизәк"
7нче мәктәпнең 8А сыйныф укучылары белән Пушкин картасы буенча «Тылсымлы бизәк» дип аталган арт сәяхәт узды. Орнамент сүзе безгә латин теленнән кергән, «бизәк» дигәнне аңлата. Бизәк ул — сызык һәм фигуралардан торган сурәт.Арт сәяхәт вакытында укучылар төрле милләт халыкларының бизәкләре белән таныштылар; иң борынгы кешеләр аралашкан символлар нәрсә аңлатканын ачыкладылар; Раппорт сүзе нәрсәне аңлатканын белделәр; бизәкләргә нинди мәгънә салынганын белделәр; Карточкалар ярдәмендә кайсы милләткә нинди бизәк туры килүен ачыкладылар; «Матрёшка табышмаклары» музыкаль уенында катнашып сорауларга җавап бирделәр. Осталык сәгате өлешендә фоамиран ярдәмендә татар орнаменты формасында тюльпан-магнит ясадылар.