"Кояшлы сый- чәкчәк" танып белү сәгате
14 октябрьдә елның иң тәмле бәйрәмнәренең берсе — чәк-чәк көне билгеләп үтелә!
Элек-электән кунакчыллык һәм ачык күңеллелек символы булып саналган бу традицион татар тәм-томын һәркем белә, ул бүгенге сәяхәтенең төп героена әверелде.
61нче балалар бакчасы нәниләре белән "Кояшлы сый—чәк-чәк" дип исемләнгән танып белү-күңел ачу программасы узды. Чара вакытында балалар халык традицияләре, кунакчыллык һәм чәкчәкнең барлыкка килү тарихы турында күп кызыклы нәрсәләр белде. "Түбәтәй" уенында балалар татар халкының традицион ризыклары турында тәмле табышмаклар чиштеләр.Нур Әхмәдиевның «Чәк-чәк» китабындагы шигырьләре белән таныштылар. Чәк-чәк турындагы әкиятне тыңлап, эчтәлеген пантомимо ярдәмендә күрсәттеләр. Балалар ️иң кызыклы фактларны тәкъдим ителгән китаплардан карап белә алдылар.