Җәүдәт Дәрзаманга 80 ел "Серле янчык" Кычкырып уку
Җәүдәт Дәрзаманга — 80!
13 октябрь күренекле балалар язучысы, шагыйрь, А. Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Җәүдәт Дәрзаманның туган көне. Шул уңайдан, 8нче балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән «Серле янчык» дип аталган кычкырып уку сәгате узды. Балалар Җәүдәт абыйлары китапчык-серле янчыкка туплаган шигырьләр белән таныштылар. Шигырьләр белән танышу уеннар белән чиратлашып барды.
«Безнең әлифба» бүлегендәге шигырьләрне табышмак итеп укып, хәрефләрнең исемнәрен атадык.
«Минем уенчыкларым» өлешендә «Туп», «Бөтерчек», «Курчагым», «Машиналар» шигыре белән танышып, туплы зарядка ясадык, машина белән ярыштык.
«Бүген генә үскән, ахры» шигырен укып, Фәнил исемле малайның санаганда нинди хата җибәрүен таптылар. Шул рәвешле, балалар уйный-уйный шагыйрь Җәүдәт Дәрзаманның иҗаты белән таныштылар.
Соңыннан балаларга укылган шигырьләр буенча буягычлар бүләк ителде.