Городская детская библиотека - филиал № 38

"Әкиятләр илендә" Җәйге мәйданчыкта уеннар

Әкиятләр илендә
20 микрорайонда яшәүче балалар өчен җәйге мәйданчыкта саф һавада уен программасы үткәрелде. Балалар әкиятләр буенча кызыклы викторина сорауларына актив җавап бирделәр, "Танып бел" уенында әкият геройлары турында башваткычлар чиштеләр, китапларның супер тышлыкларын бизәделәр, китап исемнәрен атадылар һәм авторларын билгеләделәр. "Әкиятне дәвам ит",  "Әкият героен бел" хәрәкәтле уенын уйнадылар. Балалар халык һәм автор әкиятләрен танып белергә өйрәнделәр.