"Дәвамлы Әкият" җәйге укулар
Чираттагы "җәйге укулар» балаларны Бызов 17 ишегалдындагы библиопикникка җыйды. Балалар ясалма аланда әкиятләрне "җанландырдылар", кызыклы биремнәр башкардылар, китап кыстыргыч ясадылар. Нәни укучыларыбыз халык һәм танылган язучыларның әкиятләрен танып-белергә өйрәнделәр, мультфильм персонажларының билгеле фразаларын атадылар. Данлыклы уйлап табучы барон Мюнхаузенның маҗараларының дәвамын уйлап таптылар. Балалар шулай ук яңа журналлар белән таныштылар, мульткадрларны дөрес тәртиптә җыйдылар.