Городская детская библиотека - филиал № 38

"Җәйге мавыгулар" Кызыклы ачышлар сәгате

Безнең яшь укучыларыбыз әйләнә-тирә дөньяны журналлар һәм танып белү китаплары ярдәмендә өйрәнергә ярата. Китапханәбезгә йөрүче балалар өчен "Җәйге мавыгулар" кызыклы ачышлар сәгате узды. Күзәтү барышында балалар китап-журналларның күп төрле  мөмкинлекләре барлыгын белә алдылар.  Күп кенә журналларның битләрендә видео-дәресләр, мастер-класслар, фокуслар язылган QR-кодлар бар. Смартфон ярдәмендә без видеоны карап кызыклы тәҗрибә ясарга өйрәндек-кәгазьдән салават күперен" җанландырдык". Мультгеройлар белән бергә логиканы, игътибарлылыкны арттырырга, табышмакларны, башваткычларны, ребусларны, стерео-рәсемнәрне чишәргә өйрәндек.