«Туган көнең белән Татарстан!» китапларга күзәтү сәгате
30 август Татарстан Республикасы көне уңаеннан, «Туган көнең белән Татарстан!» дип аталган китапларга күзәтү сәгате узды.
Чара барышында республикабызга багышланган китаплар белән таныштырдык.
Татарстанның төп символларын атадык: флагтагы төсләр нәрсәне аңлата, канатлы Барска нинди мәгънә салынганына төшендек.
Татарстан районнары һәм башкалабыз Казан турында булган видео ролик карадык.
Татарстанда ничә район, шәһәр барлыгын ачыклап «Татарстан» китабыннан исемнәрен таптык.
Төп символларның берсе булган - герб пазлы җыйдык.
«Сабантуй» журналында басылып чыккан, Татарстанга багышланган төрле башваткычларны чиштек («Татарстанның 11 шәһәрен тап», «Артык хәрефләрне сыз һәм район исемен ата» һ. б уеннар).
Соңыннан балалар «Мин яратам сине Татарстан» җырын тыңлап герб һәм флаг рәсемен буядылар.