«Татарстан безнең уртак йортыбыз» уен-сәяхәт
Татарстан Республикасы көне-ел саен 30 августта билгеләп үтелә торган дәүләт бәйрәме.
61 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән «Татарстан безнең уртак йортыбыз» дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрелде. Татарстан буйлап китаплар ярдәмендә сәяхәт иттек.
«Татарстан. Без бергә» китабыннан Татарстанда күпме милләт вәкилләре яши, аларның традицияләре, костюмнары, орнаментлары, халык уеннары турында белделәр.
«Татарстан» китабы республика районнары турында сөйли: Татарстанда ничә район бар, ничә зур шәһәр барлыгын белделәр.
Шәһәрләр һәм районнар турындагы белемнәребезне «Шәһәрләр» уены ярдәмендә ныгыттык.
Балалар Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарының иң танылган истәлекле урыннары турындагы интерактив танып белү китапларын кызыксынып карадылар.
Республиканың милли ризыклары турында да сөйләштек.
«Чәк-чәк» уенын уйнадык та, сорауларга җавап биреп, чәк-чәк пазлы җыйдык.