Городская детская библиотека - филиал № 38

Мастер класс «Граттаж техникасында тылсым»

Пушкин картасы проекты кысаларында «Граттаж техникасында тылсым» дигән иҗади мастер-класс узды.
Ул граттаж техникасы аша милли орнаментларны өйрәнүгә багышланган иде.
Граттаж-ул киресенчә рәсем: сурәт буяуны бетерү нәтиҗәсендә барлыкка килә, ә төшерү нәтиҗәсендә түгел. Һәм бу бер дә катлаулы түгел!
Бүгенге чарада Татарстан Республикасының төрле халыклары бизәкләре белән, аларның символикасы һәм тарихы, бизәкләрне халык иҗатында куллану традицияләре белән таныштык.
Шуннан соң калын картон, майлы пастель, кара гуашь, пумалалар, парафин, очлы агач таяклар белән коралланып, балалар граттаж техникасын үзләштерүгә керештеләр.