Китаплаб "Капитан Флинт һәм Робинзон Крузо мажаралары"
Төрле әсәрләрдәге ике персонаж очраша алмый дип уйлыйсызмы?!
Ләкин бу алай түгел! Апуш «Үзәк балалар китапханәсендә китаплаб иҗат сменасы вакытында капитан Флинт һәм Робинзон Крузо очраштылар.
Башта балалар суның серләренә төшенделәр, кызыклы тәҗрибәләр күрсәттеләр.
Робинзонның дустының исемен искә төшерү өчен диңгез турындагы табышмакларны чиштеләр.
Үз юлларын дәвам итәр өчен кыргый маймылларның хәрәкәтләрен кабатладылар.
Балалар эстафета уеннары вакытында төрле каршылыкларны җиңеп, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
Соңыннан балалар осталык сәгатендә истәлеккә суга батудан саклаучы боҗра ясадылар.