Әдәби утырулар шоколад көне "Татлы бәйрәм" Библиопикник
11 июльдә Бөтендөнья шоколад көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең ватаны булып Франция санала.
"Библиопикник "проекты кысаларында бүгенге әдәби утырулар шушы тәмле бәйрәмгә багышланган иде.
Балалар шоколадның кайда үсүен, җимешләрнең нинди булуын, файдалымы, зарарлымы икәне турында күп мәгълүмат алдылар.
Шулай ук шоколад турындагы сорауларга җавап бирделәр, «Сүздән сүзләр яса» уенында «Шоколад» сүзеннән сүзләр төзеделәр, шоколадны ашаган моңсу маймылны сурәтләделәр һәм татлы яратучы әкият геройларын искә төшерделәр.