Әдәби минутлар / А. де Сент Экзюпериның тууына 125 ел
А.де Сент Экзюпери 1900 елның 29 июнендә туган. Шул уңайдан, 20нче микрорайон балалары белән әдәби минутлар узды. Китапханәче язучының тормыш юлы, иҗатындагы кызыклы фактлар белән таныштырды. Язучы хөрмәтенә аэропорт исеме аталган. Тулырак "Кечкенә принц" әкият-повестына тукталдык, әсәрдән өзекләр укылды. Балаларга әкият геройлары ясалган буягычлар бирелде.