Иҗади китапханә КитапЛаб
"Апуш" үзәк балалар китапханәсендә узучы КитапЛаб иҗадиханәсенә килгән балаларны Корней Чуковский китап геройлары каршы алды. Иң элек дортор Айболит үзенең тылсымлы градуснигы белән балаларның кәеф дәрәҗәләрен тикшереп чыкты. Хөрмәтле Мойдодыр кулларны сабынлап юарга, тешләрне көнгә ике тапкыр чистартырга дигән киңәш бирде. Ә балалар шапшак Федорага үз артыннан табак-савытларны юарга кирәклеген әйттеләр. Гигиена һәм сәламәтлеккә кагылышлы биремнәр үтәделәр.
Балалар Айболитның тәҗрибә лабораториясендә су белән бәйле төрле тҗбирәләрдә катнаштылар. Осталык сәгатендә доктор Айболитның ярдәмчесе булган Ава кушаматлы эт - брелок талисман ясадылар.