Городская детская библиотека - филиал № 38

Шигърият сәгате "Шигъри әлифба" М.Фәйзуллинаның тууына 95 ел

Балалар язучысы, шагыйрә Мәрзия Низам кызы Фәйзуллинаның тууына 95 ел булу уңаеннан "Шигъри әлифба" дип исемләнгән шигърият сәгате узды. Чарада 8нче балалар бакчасына йөрүче нәниләр катнашты. 

Балалар язучының китаплары белән танышып, шигырьләрен кычкырып укыдык. "Шапшак Гөлшат" шигырен сәхнәләштереп күрсәттек. "Гаилә әлифбасы" китабында бирелгән табышмакларны чиштек, таныш хәрефләрнең исемнәрен атадык. "Ң" хәрефе турында әкият тыңлап, татар телендә ул хәрефтән башланган сүзләр юклыгын белдек.

"Чебиләр зарядкасы" шигыренә язылган җырга кушылып иртәнге зарядка ясадык.