Каюм Насыйри - татар мәдәниятенең якты йолдызы
Мәгърифәтче, тарихчы, тел белгече, этнограф һәм әдип Каюм Насыйрига 2025 елда 200 ел булу уңаеннан "Каюм Насыйри - татар мәдәниятенең якты йолдызы" дигән викторина уздырылды. Чарада 21 мәктәпнең 5В сыйныф укучылары катнашты. Иң элек укучылар әдипнең тормыш юлы һүм иҗаты турында мәгълүмат алдылар. Кызыклы фактлары белән таныштылар. Практик биремдә балалар К.Насыйриның портретын башка билгеле шәхесләр арасыннан танып белергә өйрәнделәр. Викторина сорауларына җавап бирделәр. Каюм Насыйри булган урыннарны ачыкладылар. Буталган мәкальләрне дөрес тәртиптә урнаштырдылар, табышмаклар чиштеләр.
Каюм Насыйриның күпкырлы шәхес булуына инандылар.