Городская детская библиотека - филиал № 38

Мин журналист булам

19 - май  татар матбугатының чишмә башы дип атарга була. 1905 елда нәкъ шушы көнне Санкт-Петербург шәһәрендә татар телендә "Нур" газетасының беренче саны дөнья күрә. Шул уңайдан 7нче мәктәпнең 3В сыйныф укучылары белән "Мин журналист булам" дигән уен-кроссворд узды.Балалар газета-журнал чыгаруда күпме кешенең хезмәт көче кергәнен белделәр. Журналист нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген төрле уеннар ярдәмендә ачыкладык. "Дусларча интервью" уенында балалар бер-берсеннән интервью алдылар.