Батырлыкны йөрәгең белән той
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан 61нче балалар бакчасы нәниләре белән "Батырлыкны йөрәгең белән той" дип аталган тарих сәгате уздырылды. Китапханәче балаларга Җиңү бәйрәменең асылын аңлатты, авыр сугыш елларында балаларның керткән хезмәтләре, фронтта солдатларның батырлыклары, тыл хезмәтчәннәре турында сөйләде. Герой-балалар турында мәгълүмат бирелде. Сугыш темасын яктырткан китапларга күзәтү ясалды, Паустовский әсәре буенча эшләнгән мультфильм карадылар.