Городская детская библиотека - филиал № 38

Без Тукайны укыйбыз

Татар халык шагыйре Г.Тукайның тууына 139 ел булу уңаеннан, 8нче номерлы балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән, "Без Тукайны укыйбыз" дип аталган шигъри минутлар үтте. Балалар белән Тукайның тәрбияви һәм күңелле шигырьләрен укыдылар. "Сөткә тәшкән тычкан", "Кызыклы шәкерт", "Эш беткәч уйнарга ярый" әкиятләрен сәхнәләштерделәр. "Су анасы" әкиятен мульткадрлардан дөрес тәртип белән җыйдылар. Тукай шигырендәге герой Күбәләк балалар белән физкультминут уздырды.

Г.Тукай китаплары безне матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел, кыю булырга өнди.