Шүрәле серләре уен-сәяхәт
57нче балалар бакчасына йөрүче балалар белән "Шүрәле серләре" дип исемләнгән уен-сәяхәт уздерылды. Иң элек балалар шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштылар. Аннан соң иң яраткан әкиятләрнең берсе - "Шүрәле" әкияте белән танышып, Шүрәле әзерләгән биремнәрне үтәделәр. Табышмакларга җаваплар таптылар, бик яратып "Түбәтәй" уены уйнадылар. Тылсымлы капчыктагы Тукай әкиятләре геройларының кайсы шигырь һәм әкияттән булуын ачыкладылар.