Городская детская библиотека - филиал № 38

Шигърият сәгате Резедә Вәлиеваның тууына 95 ел

Шагыйрә Р. Вәлиеваның 95 еллыгы уңаеннан "Минем дусларым" дип исемләнгән шигърият сәгатендә 21 мәктәпнең 4,5,6нчы сыйныф укучылары катнашты. Балалар шәгыйрәнең тормыш юлы белән таныштылар, шигырьләрен ике телдә укыдылар. "Кәләпүшем, калфагым" шигырен рольләргә бүлеп укыдылар. "Салаватиклар" төркеме башкаруындагы җырны видеодан карап кушылып җырладылар. Балалар шагыйрәнең күпкырлы шәхес булуын белделәр. Тәрбияви эчтәлекле "Керпе белән Ташбака" әкиятен тыңлап нәтиҗә ясадылар.