Городская детская библиотека - филиал № 38

Интеллектуаль уен Тукай-шоу

Бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан "Бәйрәм бүген" дип аталган Тукай-шоу интеллектуаль уены узды. Чарада МБОУ "СОШ 7" НМР РТ 6А сыйныф укучылары катнашты. Иң элек укучылар шагыйрьнең тормыш юлы белән ташыштылар һәм командаларга бүленеп төрле биремнәрне үтәделәр. Балалар бик актив катнашып үзләренең биремнәрен сынадылар һәм шул ук вакытта яңа мәгълүматлар белән дә тулыландырдылар. Чара ахырында Тукай тормышына нигезләнеп "Тукай юлы"н төзеделәр.