Городская детская библиотека - филиал № 38

Якташ апабыз

Балачак бәйрәмнәр, бәхет иле ул.
Бүген шундый мизгелләрнең берсе — шагыйрә белән очрашу бәйрәме булды.
Татарстан һәм Россия Журналистлар берлеге, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, күп кенә танылган җырлар авторы безнең якташыбыз Илзирә Сәмигулла кызы Вәлиуллина белән бик җылы очрашу узды.

Балалар шагыйрә белән аралашып, кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.

«Бишегем» театр студиясенә йөрүче яшь артистларыбыз сәнгатьле итеп Илзирә апаларының шигырьләрен сөйләделәр. Тәрбияви эчтәлекле «Телефон» әкиятен сәхнәләштерделәр.

Илзирә Вәлиуллина сүзләренә язылган «Әни генә» дигән җыры Хөснуллин Айнур башкаруында барыбызның да күңелләренә хуш килде.

Шагыйрә белән очрашудан барыбыз да күңел күтәренкелеге, матур истәлек, кабатланмас шатлыклы мизгелләр алып таралыштык.