Городская детская библиотека - филиал № 38

«Тел — милләтнең көзгесе»

Республикабызда төрле милләт вәкилләре дус-тату булып гомер кичерәләр.
Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин һәркемнең дә туган теле бер генә. Шуңа күрә һәр милләт кешесе үз телен яратырга һәм башка милләтләрнең теленә хөрмәт белән карарга тиеш.

Бүген 21нче мәктәп укучылары белән «Тел — милләтнең көзгесе» дип исемләнгән туган тел сәгате узды.
Балалар уен формасында телгә кагылышлы биремнәр үтәделәр.