Городская детская библиотека - филиал № 38

Кәҗә, сарык һәм башкалар

Г.Тукай әкиятләре — театр аша.
Сүзебез театрның бер төре булган күләгә театры турында.
21нче мәктәпнең 3Б сыйныф укучылары «Кәҗә, сарык һәм башкалар» дип исемләнгән күләгә театрында катнаштылар.
Иң элек балалар шагыйрьнең тормыш юлы, китаплары белән танышылар.
Соңыннан бик рәхәтләнеп, күләгә театры аша Тукай әкияте геройларын «җанландырдылар». Балаларга бик ошады.
Күләгә театры башка театрлардан аермалы буларак, зәвыклы костюмнар да, катлаулы декорацияләр дә таләп итми. Ләкин шулай булса да балаларны мавыктыргыч дөньяга алып кереп китәргә сәләтле.