Городская детская библиотека - филиал № 38

Сербакчага сәяхәт

26 июль - табышмаклар әйтү көне.
Табышмак атамасы «табу» сүзеннән ясалган.
Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын алып тора.
Алар баланың зиһенен баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау-фикерләвен тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия.
Бүген балалар белән «Сербакчага сәяхәт» дип исемләнгән библиопикникка чыктык. Уеннар аша балалар төрле төрдәге табышмакларга җаваплар таптылар.