Халыкара Тыюлыклар һәм милли парклар көне
11 гыйнвар - Халыкара Тыюлыклар һәм милли парклар көне. Бу датага багышлап танып- белү сәгате үткәрелде, Анда 21нче мәктәпнең алтынчы сыйныф укучылары катнашты. Укучылар тыюлыкның нәрсә икәнлеген, милли парклардан алар нәрсә белән аерылып тора, Тыюлыклар һәм милли парклар хезмәткәрләре нинди эшчәнлек алып барулар һәм башка шундый кызыклы фактлар белән таныштылар. Укучылар Россиянең иң зур һәм танылган тыюлыклары турында, саклана торган территорияләрнең истәлекле урыннары турында, теге яки бу тыюлык астында нинди хайваннар булуын белделәр. Шулай ук Татарстан Республикасы Милли паркы "Түбән Кама" турында сөйләнде.