Баһадирлар утравы
Кышкы каникул — балалар өчен ял итү, тылсымлы вакыт.
«КитапЛаб» иҗат лабораториясе кысаларында «Апуш» Үзәк балалар китапханәсендә «Баһадирлар утравы» дип аталган тематик көн узды.
Тарихта 1 гыйнварь баһадир Илья Муромец көне буларак та билгеле икән. Китапханә хезмәткәрләре төрле кызыклы биремнәр әзерләп, балаларны көч һәм фикер йөртү буенча сынаулар оештырды. Балалар тизлектә, җитезлектә, командада эшли белүдә көч сынаштылар.
Соңыннан, балалар әти-әниләр белән бергә осталык сәгатендә баһадирлар аты ясадылар.