Городская детская библиотека - филиал № 38

23 гыйнвар - Кул белән язу көне

Аны икенче төрле “Почерк көне” дип тә атыйлар. Кешелек көннән-көн компьютер белән ныграк дуслашып, электрон хатлар, СМС-хәбәрләр аша аралашкан чорда бу көн үзенә күрә бер мәгънәгә ия. Бу көн гаджетларны, клавиатураларны читкә куеп, якыннарга, дусларга кул белән хат язарга кирәклеген искә төшерә. Шуның белән йөрәктәгене куллар аша турыдан-туры язуны алга сөрә.
Белгечләр почерк белән кеше характеры арасында бәйләнеш бар, дип исәпли. Чыннан да, нинди генә рәвешле язсаң да, дөньяда андый икенче бер язучыны табып булмый. Һәр кешенең почеркы уникаль, үзенчәлекле.