Сабый җанлы абый
Гыйнвар ае бәйрәмнәргә дә, истәлекле даталарга да бай. Өлкәннәргә генә түгел, балалар өчен дә матур шигырьләр язып калдырган шагыйребез Илдар Юзеевка 90 яшь! Шул уңайдан, нәни укучыларыбыз өчен "Сабый җанлы Илдар абый" дип аталган уен-күргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә Илдар Юзеевның балалар өчен язылган шигырь җыентыклары: "Кар өстендә дөяләр", "Бәби Ай", "Карга баласы каркылдык" "Аю сатам, кем ала" һәм шагыйрь турында язмалар булган җыентыклар куелды.
Күргәзмәнең үзенчәлеге шунда: табышмаклар белән бирелгән шигъри юлларны биредәге китаплардан табарга кирәк иде. Балаларга автор белән танышу өчен мондый алым бик ошады. Илдар абыйлары турында күбрәк мәгълүматны "Балачак әдипләре" китабыннан белә алдылар.
Илдар Гафур улы Юзеев 1933 елның 3 январенда Башкортстан АССРның Яңа-выл районы Ямады авылында укытучы гаиләсендә туа. Үз авылында урта, 1950—1954 елларда Казан педагогия институтында югары белем ала.
Илдар Юзеевны шигырь, поэзия дөньясына әнисе алып керә. Шагыйрьнең әнисе мандолинада уйный, үзе җырлар чыгара. Аның тәэсирендә абыйсы Нил белән икәүләп, узыша-узыша шигырьләр яза башлыйлар.
1943 елда район газетасында «Бертуган Нил һәм Илдар Юзеевлар иҗаты» дигән баш астында шигырьләр басылып чыга.
Әдәбият өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре өчен ул Татарстанның Г.Тукай, М.Жәлил исемендәге Дәүләт премияләренә лаек булды. 1993 елда аңа Татарстанның халык шагыйре исеме бирелде.