Кәләпүшем, кәләпүш
Кәләпүшемне кидем мин,
Көзге каршына килдем.
– Менә шушындый була ул
Татар егете! – дидем.
Бүген 5нче мәктәпнең 3 Б сыйныф укучылары белән «Кәләпүшем, кәләпүш» дип аталган уен-дәрес узды.
Балалар кәләпүшнең барлыкка килү тарихын тыңлап алганнан соң, яратып уйнала торган уеннарның берсе «Түбәтәй»не уйнадылар.
Рольләргә бүлеп Резеда Вәлиеваның «Кәләпүшем, калфагым» шигырен укыдылар һәм күмәк җыр башкардылар.